Алберт Кәримов эш визиты барышында Чистайда җитештерелә торган товарларны карады.
Бүген Чистайда Чистай районы Советының йомгаклау утырышы узды. Сессия башланыр алдыннан кунаклар игътибарына " Чистай «мәдәни үзәге фойесында Чистай предприятиеләре продукциясе күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары– Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм оешмалары товарларын, продукцияләрен карадылар.
Үз эшчәнлекләре, эш юнәлешләре, казанышлары һәм уңышлары турында төрле оешма вәкилләре, шул исәптән «Чистай»ТОСЭР резидентлары да сөйләде.