Чистайлылар дәүләт бүләкләре алдылар

2021 елның 12 феврале, җомга

Чистай районы Советының йомгаклау утырышы барышында район үсешенә өлеш керткән чистайлыларны бүләкләделәр.

Борис Пастернакның мемориаль музее мөдире Любовь Демченко Россия Федерациясе Мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Мансур Хисмәтуллин «Россия агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлеше өчен»медале белән бүләкләнде.

Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хезмәт ветераны Михаил Ерашов «Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел»медаленә лаек булды.

Чистай автодорының баш бухгалтеры – «Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы», ә предприятие директоры Эльвира Рәхмәтуллина Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте белән бүләкләнде.

"Батыр" спорт мәктәбе тренеры Радик Камалов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«БЕТАР» фирмасының 6 разрядлы токаре Александр Орлов Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

«Чистай» мәдәни үзәге директоры Наҗия Заһретдинова Татарстан Республикасы Мәдәният министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Каргалы авыл җирлеге Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре арасында иң яхшы Яңа ел чарасы һәм бәйрәмчә бизәлеш буенча республика конкурсында 2 нче урын өчен Дипломга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International