Эшлекле сишәмбе

2021 елның 10 феврале, чәршәмбе

Чистай муниципалитетында узган аппарат киңәшмәсенең төп темалары Чистай дәүләт музей-тыюлыгының 2020 елда эшчәнлеге, АПК эше һәм узган атнада оператив хәл булды.

Аны муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов онлайн-форматта үткәрде.

Пандемия шартларында виртуаль киңлектә актив эшләделәр

2020 елда Чистай дәүләт музей-тыюлыгы эшенә яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле чикләүләр зур үзгәрешләр кертте, дип сөйләде җитәкче Александр Печенкин. Чикләүләр кертелүнең беренче көннәрендә музей-тыюлык килүчеләрне кабул итүне туктатты һәм үз хезмәткәрләрен читтән торып эшләргә җибәрде. Кыска вакыт эчендә алар виртуаль киңлектә эшчәнлекне оештыра алдылар.

Планлаштырылган чараларның һәм белем бирү программаларының зур күләме онлайн-режимга: социаль челтәрләргә, сайтка, партнерлар порталларына яки махсус платформаларга күчерелде. Музей-тыюлык хезмәткәрләре ел дәвамында 51 онлайн-чара үткәрде, 120дән артык видеосюжет булдырылды.

Эшнең мөһим юнәлешләренең берсе-туризмны үстерү. 2020 елда пандемия аркасында Чистай дәүләт музей-тыюлыгы теплоходларны 25 июньдә генә кабул итә башлады, ә 24 сентябрьдә төгәлләде. 2020 ел навигациясендә музей-тыюлык 39 туристик теплоход кабул итте. 2020 елда Чистай барлыгы 35 мең кешене кабул итте, бу фаразланганнан ике тапкыр диярлек кимрәк. Музейларда һәм шәһәр буенча 886 экскурсия үткәрелде.

Техниканы ремонтлау план буенча бара

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең узган атнадагы эше турында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге башлыгы Радик Вафин сөйләде. Бер атна эчендә район хуҗалыкларында 423 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым 12,7 килограмм тәшкил итә.

Район хуҗалыкларында шулай ук минераль ашламалар туплау һәм техниканы ремонтлау эшләре дәвам итә. Бүгенге көндә тракторларның-74, чәчкечләрнең – 85, чәчү комплексларының – 61, культиваторларның һәм катнаш агрегатларның 82 проценты ремонтланган. Тракторларны ремонтлауны апрель башына кадәр төгәлләү планлаштырыла.

Атна эчендә ЮТҺдә 5 кеше зыян күрде

Атнадагы оператив хәлләр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы урынбасары – полиция начальнигы Ранил Нәбиуллин хәбәр итте. Җинаятьләр турында барлыгы 9 хәбәр килде. Сводкада-3 урлау, 2 наркотикны тартып алу, бер факт буенча – сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү, шартлаткыч матдәләрне законсыз саклау, исерек хәлдә транспорт чарасы белән кабат идарә итү, административ күзәтчелек бозу. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 289 кеше тоткарланган, 2 йөртүче исерек килеш руль артына утырган. 34 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 5 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. 468 кеше административ җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International