Чистайда үзәк район хастаханәсенең медхезмәткәрләрен бүләкләделәр

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

Сәламәтлек саклау тармагы хезмәткәрләрен бүләкләү йомгаклау медсоветында булды

Чистайда йомгаклау медсоветы күңелле нотада тәмамланды. Администрация залында Чистай РҮХнең медицина хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды.

Күпьеллык хезмәте һәм халыкның сәламәтлеген саклау эшенә зур өлеш кертүе өчен алдынгы хезмәткәрләргә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов Мактау грамоталарын тапшырды. Министр урынбасары шулай ук медицина хезмәткәрләренә сәламәтлек саклау системасында намуслы хезмәте өчен ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләде.

Берничә кеше күпьеллык намуслы хезмәте, һөнәри осталыгы һәм Чистай муниципаль районының сәламәтлек саклау системасын үстерүгә шәхси өлеш керткәне өчен район башлыгы Дмитрий Иванов исеменнән Мактау грамоталарын алдылар. Шулай ук Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Коронавируска каршы көрәшкә аерым өлеш керткәне өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре профсоюзы исеменнән Чистай РҮХнең баш табибы Рәис Мостафин истәлекле медальләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International