8 февраль көнне тыл хезмәтчәне Галәветдинов Хәмит Тәхаветдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2021 елның 9 феврале, сишәмбе

8 нче февральдә Чистай шәһәр Советының элеккеге депутаты, тыл хезмәтчәне Галәветдинов Хәмит Тәхаветдин улы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Хөрмәтле Хәмит Тәхаветдинович, Чистай муниципаль районы хакимияте сезне чын күңелдән юбилеегыз – 90 яшьлек юбилеегыз белән тәбрик итә!

Сезгә һәр көнне кадер-хөрмәт һәм бәхетле яшәүне телибез, ныклы сәламәтлек, шатлыклы гаилә бәйрәмнәре, якыннарыгызның кайгыртуын, туганнарыгызның җылысын, иминлек һәм тынычлык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International