Кичә, 2021 елның 8 февралендә, Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта 5 административ беркетмә каралды: Чистай шәһәренең Төзекләндерү кагыйдәләрен бозу, сукбай этләрне урамда йөртү, реклама щиты урнаштыру.
Чистай муниципаль районының административ комиссиясе муниципаль район территориясендә тышкы төзекләндерү, чисталык һәм тәртип саклау кагыйдәләрен үтәү зарурилыгы турында искә төшерә.