Вакцинаның беренче компонентын ясаган мизгелдән башлап 21 көн узды.
Бүген Шәһәр сырхауханәсендә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов "V Спутник" вакцинасының икенче компоненты белән прививка ясады. Ул билгеләп үткәнчә, аның өчен беренче этап җиңел узды.
- Барысы да әйбәт узды. Прививка ясатканнан соң, йомшаклык, температура күтәрелүне күрмәдем, барысы да гадәттәгечә булды, - дип сөйләде Дмитрий Иванов.
Прививка ясау кампаниясе башланганнан бирле коронавирус инфекциясеннән беренче компонентны Чистай районында яшәүче 195 кеше алды. Безнең район өчен бүлеп бирелгән вакцинаның беренче компонентының барлык дозалары да файдаланылды инде. Шушы көннәрдә поликлиникада яңа партия көтә.