7 февральдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- буран;
- секундына 15-17 метр тизлектә көчле җил.;
- төнлә һәм иртән томан.
Аязучан болытлы һава.
Кар, урыны белән буран.
Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.
Җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 15-17 метр тизлектә.
Төнлә һаваның минималь температурасы -21..-23, аязган вакытта -27, көндез максималь һава температурасы -16..-21˚.
Юлларда бозлавык.