Яшьләр үзәге белгечләре 2 нче Лицей укучылары өчен «Туган Тел иленә сәяхәт» дигән интеллектуаль квест-уен үткәрде.
Аның максаты-укучыларда туган телгә һәм мәдәни мираска карата кыйммәтле мөнәсәбәт формалаштыру. Татарстанда Туган тел елына багышланган тематик уен мавыктыргыч маршрутлар узуга, мөстәкыйль тикшеренүләргә һәм биремнәргә җавап эзләүгә корылган иде.
Катнашучылар үзләрен борынгы кулъязмаларны өйрәнүчеләр ролендә сынап карадылар, искергән сүзләр кулланып таныш әсәрләр турында сөйләделәр, «Тылсымлы шкатулка»серләрен чиштеләр.
Уенның барлык этапларын узып, катнашучылар чын рус телен белүчеләр булдылар, ә җиңүчеләр командасы диплом белән бүләкләнде.