Чистайда кадрлар үзгәрүе сәбәпле административ комиссия составы үзгәрде

2021 елның 3 феврале, чәршәмбе

Комиссиянең яңа составын Чистай районы Советы депутатлары раслады.

Муниципалитетта район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә Чистай районы Советының чираттагы утырышы узды. Утырыш барышында өч мәсьәлә каралды. Аларның берсе административ комиссия составына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы иде.

- Кадрлар үзгәрешләренә бәйле рәвештә, безгә административ комиссия составына үзгәрешләр кертергә кирәк. Элеккеге сәркатип үз теләге белән эштән киткән. Сәркәтип сыйфатында комиссия составына Фәрит Мөхәммәтшинны кертергә тәкъдим итәм, - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Дмитрий Иванов.

Депутатлар район башлыгының тәкъдимен бертавыштан расладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International