Чистайда Мактау грамотасы һәм акчалата премия белән Денис Чапуринны бүләкләделәр

2020 елның 25 декабре, җомга

Бүләкне Денис Николаевичка Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов тапшырды.

Чистай муниципаль районында террорчылыкка каршы комиссиянең һәм гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясенең, оператив төркемнең уртак утырышы узды. Ул тантаналы бүләкләү белән башланып китте.

Барысына да билгеле булган чистайлы Денис Чапурин тагын бер лаеклы танылу алды. Шулай итеп, Денис Николаевичка актив гражданлык позициясе һәм экстремаль хәлләрдә кешеләрне коткаруы өчен Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм акчалата премиясе тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә якташыбыз Денис Чапурин героик гамәл кылган иде. Ул күршеләренең сулап торган йортына кереп, кечкенә кызны коткарган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International