Гражданнарның уяулыгы хуплана

2020 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Легаль булмаган хәмернең гражданнарның сәламәтлеге һәм тормышы өчен куркыныч булуы һәркемгә мәгълүм. Контрольлек итүче һәм хокук саклау органнарының ай саен контроль чаралар үткәрүенә һәм еш кына легаль булмаган хәмерне әйләнештән алуына карамастан, кешеләр суррогат корбаны булалар.

Соңгы вакытта порталда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәштә ярдәм итә www.uslugi.tatarstan.ru к

Агымдагы елда Чистай районы буенча «Халык контроле» системасына 23 гариза кергән, шуларның 5се расланган. Гражданнар ярдәме белән алкогольле продукция сату кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланды.

«Халык контроле» порталыннан файдаланучылар дөрес мәгълүмат алган өчен матди бүләк алдылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы чираттагы тапкыр район халкын үзенең гражданлык позициясен актив күрсәтергә һәм «Халык контроле»дәүләт мәгълүмат системасында алкоголь законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International