28 октябрьдә Чистай РҮХнең балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова һәм оешманың хезмәткәрләре Татарстан Республикасының иң эре балалар сырхауханәләренең берсе – «Азино»да булдылар.
Визитның төп максаты-балалар поликлиникасының эшен оештыру һәм call-үзәкнең эшчәнлеге белән танышу. Ольга Ивановна сөйләгәнчә, якын киләчәктә балалар сырхауханәсендә бердәм телефон номеры булган call-үзәк эшли башлаячак. Бу номер буенча өйгә табиб чакыртырга, кабул итүгә язылырга, эш графигын төгәлләштерергә һ. б. мөмкин булачак.
-Электрон карталар алып бару һәм call — үзәкләрне гамәлгә кертүнең уңышлы проекты - инде хәзер үк табибларның эш вакытының нәтиҗәлелеген һәм пациентларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын берничә тапкыр арттырдылар, - дип ассызыклады Ольга Гаврилова.
Шулай ук сәфәр чикләрендә Чистай РҮХ хезмәткәрләре Казан шәһәре Мәскәү районының 1нче номерлы балалар шәһәр сырхауханәсенә килеп киттеләр.