Чистайда администрациянең хезмәт автомобильләрен массакүләм карау булды

2020 елның 30 октябре, җомга

ЮХИДИ хезмәткәрләре тикшергәндә пыялаларны тонировкалауга аерым игътибар бирделәр.

Чистай автодромына 40 тан артык транспорт чарасы чакырылган. Бу-шәһәр һәм район башкарма комитетларының, авыл җирлекләре башлыкларының хезмәт автомобильләре. Бер урында аларны массакүләм карау өчен җыйганнар. Шул ук вакытта ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәре пыялаларны тонировкалауга төп игътибар бирде.

- Без монда бөтен автопаркны җыйдык диярлек. Алдан ук беркемне дә кисәтмәделәр. Безнең максат-җирлек башлыклары, администрация бүлекләре җитәкчеләре, белгечләр йөри торган хезмәт автомобильләрен чираттагы тапкыр тикшерү һәм әлеге транспорт чараларының пыялаларын тонировкалау нормалары бозылмауны ачыклау. Чөнки автомобильләрдә артык тыгызланган пыяла еш кына җитди юл - транспорт һәлакәтләренә сәбәп була, - дип билгеләп үтте Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Техник регламент нигезендә, алгы пыяланың яктылык үткәрүчәнлеге-75% тан да ким булмаска тиеш, алгы ян тәрәзәләре – 70% тан да ким булмаска тиеш. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, массакүләм тикшерү барышында кисәтүләр булмады.

Искәртеп узабыз, Татарстанда хезмәт автомобильләрен тикшерү М-7 трассасындагы һәлакәттән соң көчәйтелгән, анда депутат һәм Менделеевск районы авыл җирлеге башлыгы катнашкан иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International