Территориаль ведомствоара комиссиянең чираттагы күчмә утырышы узды

2020 елның 19 октябре, дүшәмбе

Узган атнада «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Кашапова Ләйсән Хәмзә кызы рәислегендә тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү буенча территориаль ведомствоара комиссиянең күчмә утырышы булып узды.

Утырышта пенсия яшендәге гражданнарның хокукларын үтәү, хезмәт шартларын махсус бәяләү, өстәмә белем бирү, шулай ук пенсия түләүләрен индексацияләү мәсьәләләре каралды.

Тикшерү барышында закон бозу очраклары ачыкланмады.

Чистай муниципаль районы башкарма комитеты искәрткәнчә, эштән китәргә мәҗбүр иткән, эштән китү рәвешендә дисциплинар җаваплылыкка тартылган, отпуск бирмәгән, эш вакыты һәм ял вакыты режимын бозган һәм пенсия алды яшендәге хезмәткәрләргә карата хезмәт законнарын бозган өчен штраф салу каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International