Кичә безнең шәһәргә эш визиты белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов килде. Ул 2018 ел ахырында төзелгән яңа «Меттэм-М» ҖЧҖ предприятиесендә булды.
Әлеге предприятие мәйданчыгында «Чистай»ТОСЭР резидентлары күргәзмәсе оештырылган иде. Президент «Чистай» ТОСЭРның гамәлдәге 14 резидентының эшчәнлеге нәтиҗәләре белән танышты.
Россиянең эре бизнесмены, «Акульчев» ҖЧҖ генераль директоры, «А1 кондитер комбинаты» ҖЧҖ президенты Сергей Акульчев безнең республика Президентына «Чистай»ТОСЭРда кондитер фабрикасы төзелеше буенча үзенең яңа инвестицион проектын гамәлгә ашыру планнары турында сөйләде.
«Камлит» компаниясе вәкиле Алексей Тронин Президентка нефть насослары өчен комплектлау әйберләре җитештерү буенча проектны гамәлгә ашыруның уңышлары һәм предприятиене алга таба үстерүнең зур планнары турында хәбәр итте. «Барс» аяк киеме компаниясе директоры Максим Салаев сәнәгать предприятиеләре өчен уникаль салкынга чыдам махсус аяк киеме тәкъдим итте. Чистай пластмасса заводы директоры медицина учреждениеләре өчен җитештерелә торган пластмасса савытлары, «Мирабель» кондитер фабрикасы директоры Таһир Сәлахов коры җиләк – җимештән ясалган тәмле кәнфитләр турында сөйләде.
«Таттелеком» югары технологияле компаниясе директоры Борис Классен Президентка ясалма интеллектлы уникаль югары технологияле мобиль комплекслар җитештерә башлау, COVID-19га каршы көрәштә перспективалы булуы турында сөйләде.
Шулай ук президент «Чистай» СИҮАБТТӘ гамәлгә ашырылырга тиешле яңа проектлар, Татарстан һәм Россия инвесторларының инвестицион проектлары белән танышты.