4 августта ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү өчен гражданнарны чираттагы Бердәм кабул итү көне узды.
Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Галина Задворнова, Чистай шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Альбина Сокова, суд приставлары хезмәтенең өлкән суд приставы-башкаручысы Фәнис Мөхәммәдиев, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгы Светлана Сударкина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районы буенча «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бүлеге мөдире Александра Шәрәфетдинова катнашты.
Кабул итү барышында 4 гражданга алимент түләү, башкарма җитештерүне торгызу буенча Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә мөрәҗәгать итү өлешендә аңлатмалар бирелде.