Чистай районы комбайнчылары республика комбайнчылары конкурсында катнаша алалар.

2020 елның 3 августы, дүшәмбе

Татарстанда иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100әр мең сумлык 200 грант гамәлгә куелды. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы 2020 елгы урып-җыю кампаниясенең барышы турында хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә республика буенча: 206 мең га суктырылган, ягъни планның 13,7% ы, 836 мең тонна ашлык суктырылган. Уртача уңдырышлылык-40,7 ц/га.

Барлыгы 1,5 млн. га бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп аласы бар.

Урып-җыю конвейерының барлык участокларында да югары җитештерүчәнлек хезмәте күп очракта хезмәткәрләрне кызыксындыру ысулларын уңышлы куллануга бәйле.

Быел, узган еллардагы кебек үк, «Татарстан Республикасы Президенты " грантына комбайнчылар республика конкурсы узачак, 100 мең сумлык 200 премия гамәлгә куелган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International