Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районы хәбәр итә: 2020 елның 4 августында 16.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр ТР, Чистай шәһәре, Бебель урамы, 129, 5 нче кабинет адресы буенча ата-аналары алимент түләүдән качкан балигъ булмаган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул итү оештырыла.
Кабул итүдә Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Г.Ю. Задворнова, Чистай шәһәре прокуратурасы, суд приставлары хезмәте, Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Чистай муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе вәкилләре катнашачак.
Кабул итүгә алдан язылу 5-37-68 телефоны буенча барачак.