2020 елның 28 июлендә Чистай муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча Координация советы тарафыннан ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау буенча дәүләт идарәсе бүлеге башлыгы Курзенева А.Г. катнашында бәхетсезлек очраклары булган предприятиеләр тыңланды.
Утырыш барышында эш бирүчеләр бәхетсезлек очракларының сәбәпләре буенча аңлатмалар бирделәр, мондый хәлләргә юл куймау буенча чаралар күрелде.
Башкарма комитет искә төшерә! Хезмәт кодексы нигезендә хезмәткәрләрнең тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү эш бирүченең турыдан-туры бурычы булып тора.