Чистай элеваторында ТАССРның 100 еллыгы флагын хөрмәтләделәр һәм "Кызыл олау" ны каршы алдылар"

2020 елның 28 июле, сишәмбе

"Чистай" агрофирмасы элеваторы «Кызыл олау»кабул итте.

Беренче машиналарны яңа уңыш белән каршы алу-күптәнге традиция. Быел Чистай районында аны торгызырга карар иттеләр – истәлекле вакыйга хөрмәтенә чын бәйрәм оештырдылар. Анда бик күп кунаклар катнашты. Алар арасында район башлыгы Дмитрий Иванов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков, район хуҗалыклары җитәкчеләре бар. Бу көнне, «Чистай» агрофирмасыннан тыш, беренче икмәкне элеваторга Чистай «Смольков» КФХсы, шулай ук Чирмешән авыл хуҗалыгы предприятиесе һәм Алексеевск районы хуҗалыгы алып килделәр.

- Бүген бик мөһим чара, без машиналарны яңа уңыш белән каршы алабыз. Инвесторларыбыз, җитәкчеләребез, авыл хезмәтчәннәре ярдәме белән район кырларында бик яхшы уңыш өлгерде. Моны беренче суктырулар күрсәтте, алга таба нәтиҗәләр тагын да яхшырак булыр дип өметләнәм. Безгә азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итәргә кирәк. Хәзер безнең төп максат-уңышны вакытында һәм югалтуларсыз җыеп алу. Бу бик зур һәм бик авыр хезмәт, - диде Дмитрий Иванов.

- Кичә генә чәчүгә керештек һәм бүген инде яңа уңыш белән беренче КамАЗлар китте. Чистай районы турында сөйләгәндә, яхшы кырларны, яңа алымнарны билгеләп үтә алмыйм, яңа инвесторлар килде, моңа кадәр эшләүчеләр дә яхшы гына көч сынашты. Барыгызны да урып-җыю кампаниясе башлану белән котлыйм. Мин ышанам, мондый алым белән сезнең закромнар яхшы икмәк белән тулы булачак, - дип мөрәҗәгать итте район аграрийларына Наил Залаков.

Оозның беренче икмәк белән очрашуы республика масштабындагы тарихи вакыйга белән туры килде. Чистай районы ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Бүген ул Менделеевскида старт алды, аннан флагны безнең шәһәргә алып килделәр. Дмитрий Иванов стягада район Гербы рәсеме төшерелгән тактаны беркетте. Республика шәһәрләре һәм районнары буенча флаг 30 августка кадәр сәяхәт итәчәк.

- Чистайның беренче булып ТАССРның 100 еллыгы флагын кабул итүе бик күңелле. Бу истәлекле вакыйгаларның бер көндә булуы икеләтә шатлыклы, - дип ассызыклады Дмитрий Алексеевич.

ТАССРның 100 еллыгы флагын хөрмәтләгәннән соң, беренче икмәк алып килгән зур йөк машиналары йөртүчеләрен бүләкләгәннән соң, «Кызыл олау» турыдан-туры элеваторга юл тотты. Урак башланды, игенчеләргә уңышлар!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International