Метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында Консультация-кисәтү

2020 елның 28 июле, сишәмбе

2020 елның 29 июлендә Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән көтелә:

-төнлә һәм иртән томан;

-кыска вакытлы җил көчәю белән яшен, секундына 15-20 метрга кадәр.

Алмашынучан болытлы һава.

Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен.

Төнлә һәм иртән аерым районнарда томан.

Җил көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлектә, яшен вакытында секундына 15-20 метрга кадәр тизлектә.

Минималь һава температурасы төнлә +12..+15˚.

Көндез максималь һава температурасы +25..+28˚.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International