Бүген, 24 июльдә "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы" Ассоциациясе рәисе киңәшчесе Васильев Валерий Павлович Чистай муниципаль районы авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты.
Очрашу барышында авыл халкы өчен актуаль булган кайбер проблемалы мәсьәләләр каралды. Төп мәсьәләләрнең берсе-су челтәрләрен ремонтлау, ГТС ремонты, торак пунктларның кышкы чорда юлларны чистарту.