Бүген Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов "Татнефть-Олимп" стадионында подрядчылар белән очрашты.
Дмитрий Иванов стадионның бөтен территориясен карап чыкты, ул тиздән тулысынча төзекләндереләчәк.
"Без стадионны җитди реконструкцияләдек, бу зур территория. Төрле яшьтәге кешеләр спорт белән дә, биредә ял итә алсын өчен, барлык нечкәлекләрне исәпкә алырга кирәк", – диде ул.
Стадион территориясендә яңартылган паркны ачу көз башына билгеләнгән.