2020 елның ярты еллыгы йомгаклары буенча Чистай районының алкоголь базарындагы хәл

2020 елның 20 июле, дүшәмбе

Чистай шәһәре һәм Чистай районы буенча алкогольле продукцияне ваклап сатуны 42 оешма 147 сәүдә объектында башкара. Чистай шәһәре буенча алкогольле продукцияне ваклап сату 104 сәүдә объектында башкарыла, авыл җирлегендә алкогольле продукцияне ваклап сатуны 43 сәүдә объекты башкара.

2020 елның ярты еллыгында барлыгы 43,7 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылган, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда сату 5% ка кимегән.

Кертелә торган алкогольле продукция буенча сату күләме 4% ка, аракы буенча сату күләме узган елның шул ук чорына карата 8% ка кимегән.

Республика җитештергән алкогольле продукцияне, шулай ук аракыны сату узган ел белән чагыштырганда 6% ка кимегән.

Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында җан башына туры килгән алкоголь продукциясен сату күләме 5,8 л тәшкил иткән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 95% тәшкил итә.

2020 елның алты аенда территориаль орган белгечләре тарафыннан алкогольле һәм спиртлы продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау буенча 62 тикшерү үткәрелде.

Тикшерү барышында 52 очракта гамәлдәге законнарны бозуның 64 очрагы ачыкланды.

Барлыгы 1224 литр күләмендә алкогольле продукция легаль булмаган әйләнештән алынды.

Административ хокук бозулар буенча салынган штрафларның гомуми күләме 1 898 000 сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International