Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар арасында «Минем җирем – Россия» конкурсына гаризалар кабул итү башлану турында хәбәр итә

2020 елның 17 июле, җомга

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы массакүләм мәгълүмат чаралары, журналистлар һәм блогерлар өчен ел саен үткәрелә торган «Минем җирем – Россия» иҗади конкурсын уздыру турында игълан итте. Гамәлгә кертелгән 2014 елдан башлап, илебезнең барлык төбәкләреннән конкурс аша Россия авылын популярлаштыруга һәм аның актуаль проблемаларына игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән 15 меңнән артык мәгълүмати проект узды. Аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды.

Конкурста катнашуга Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый торган һәм авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен таратуга, аграрийлар хезмәтенең әһәмиятен арттыруга, халык традицияләрен, авыл тормыш рәвешен саклап калуга юнәлдерелгән, шулай ук кече торак пунктларны үстерүнең проблемалы мәсьәләләрен күрсәтә торган һәм телевидениедә, радиода яңгыраган, массакүләм мәгълүмат чараларында һәм интернетта басылып чыккан журналистик проектлар кабул ителә.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, конкурста катнашу өчен бер номинация кысаларында авыл территорияләрен үстерүгә юнәлдерелгән кимендә өч мәкалә авторлары; массакүләм мәгълүмат чаралары һәм югары аграр уку йортлары редакцияләре; блогерлар, социаль челтәрләрдә һәм YouTube-каналларда пабликалар хуҗалары чакырыла. Шулай ук өченче ел рәттән инде конкурска үз эшләрен фотографлар тәкъдим итә ала - авыл тормышы темасын яктырткан иң яхшы рәсемнәр масштаблы фотокүргәзмәдә катнашачак.

Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы октябрьдә Мәскәүдә ВДНХда узачак «Алтын көз – 2020» Бөтенроссия агросәнәгать күргәзмәсендә булачак.

Конкурс номинацияләре, анда катнашу шартлары, конкурс бүләкләре турында http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында укыгыз. Конкурс эшләре 2020 елның 1 июленнән 11 сентябренә кадәр кабул ителә. Теркәлү ачык инде - http://konkurs.agromedia.ru/User/Reg/. Катнашуга документларны һәм проектларны agrosmi2020@yandex.ru электрон почта аша җибәрергә кирәк. Катнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр 8-800-775-00-84 телефоны буенча бирелә (Россия буенча шалтырату түләүсез).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International