2 километрга якын юл катламы яңартылды.
Казан – Оренбург – Чистай автотрассасының 1,8 км озынлыктагы участогы быел «куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары»милли проекты буенча ремонтланды. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чистайдан Казан ягына чыгу юлында төбәк юлының бер өлеше яңартылды - 2,1-3, 9 километрлы участок. Ведомство хәбәр иткәнчә, ремонт барышында юл катламының югары катламы вак-төякле асфальт-бетон катнашмасыннан салынган, юл кырыйлары ныгытылган һәм тамгалар төшерелгән.
Ике хәрәкәт полосасы булган юлның машиналар йөрү өлеше 8 метрны тәшкил итә. Әлеге юл буйлап автобус һәм мәктәп маршрутлары уза.Чистай һәм Казанны тоташтыра. Автотрассаны Чистай һәм Казан, Чистай районының күп кенә торак пунктлары: Яуширмә, Кубасса, Иске Иванай һәм Галактионово тора.
Белешмә. «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча Татарстанда быел гомуми озынлыгы 64,9 км булган 38 төбәк юлын ремонтлаячаклар.