Чистайда техниканың урып-җыюга әзерлеген тикшерделәр

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Бүген Чистай районында Комбайннар парады узды.

Составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек объектларын механикалаштыру һәм энергия ресурслары секторының әйдәүче киңәшчесе Илнур Сафин, «Әлмәт» агрохимия хезмәте станциясе директоры Мөгтәсим Маметов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский, Дәүләт техник күзәтчелек бүлеге башлыгы Сергей Дудин кергән махсус комиссия район хуҗалыклары буенча йөреп, ашлык җыю техникасын киләсе эшләргә әзерләү белән танышты.

Комиссия әгъзалары авыл хуҗалыгы техникасын карау барышында комбайннарның янгын сүндерү чаралары, беренче медицина ярдәме даруханәләре белән комплектлануын тикшерделәр, хезмәтне саклауга кагылышлы мәсьәләләрне карадылар.

Аерым игътибар техниканың герметиклыгын тикшерүгә бирелде. Чөнки механизаторларның төп максаты-уңышны җыеп кына калмыйча, югалтуларсыз эшләү дә. Комбайннарның герметиклыгын билгеләү өчен идәннәр аша үткәргәннәр, контроль суктырганнар.

Әйтергә кирәк, районның күпчелек хуҗалыкларында алда торган урып-җыю кампаниясенә яхшы әзерләнгәннәр. Тәкъдим ителгән техника тикшерү үтте һәм эксплуатациягә рөхсәт алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International