Чистай районы хуҗалыклары күпьеллык үләннәрнең беренче катын чаптыруны төгәлләделәр

2020 елның 14 июле, сишәмбе

Чистай районында терлек азыгы әзерләүнең беренче этабы төгәлләнде, әмма терлекләрне кышлату өчен тагын да запаска кирәк.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә күпьеллык үләннәрнең беренче катын җыеп алу төгәлләнде. Уңай һава шартлары аграрийларга азык әзерләү кампаниясенең беренче этабын яхшы темпларда үткәрергә мөмкинлек бирде.

Бүгенге көндә район хуҗалыклары 20 492 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне чаптылар. Шуларның 10 400 гектары печән, 8 500 гектары сенаж, 1592 гектары яшел азык һәм силос өчен.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 11,6 мең тоннага якын печән һәм 42 мең тонна сенаж әзерләнгән. Район буенча бер шартлы терлеккә 17,43 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Әмма бу гына җитми, терлекләрне кышлату өчен тагын да запаска кирәк. Аграрийлар күпьеллык үләннәрне икенче кат чаптыруга өмет баглый.

Кышка бер шартлы баш мөгезле эре терлеккә 30 центнерга якын азык берәмлеге әзерләргә планлаштыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International