Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе утырышы булды

2020 елның 13 июле, дүшәмбе

2020 елның 10 июлендә Чистай муниципаль районының Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы булды. Утырышны комиссия рәисе, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

Комиссия утырышында 5 мәсьәлә каралды.

Чистай муниципаль районы территориясендә 2020 елның 6 аенда аварияләрнең торышы турында. Исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашында аварияләр турында.
Чистай районы буенча ЮХИДИ бүлеге начальнигы Гарифуллин Рафис Габдулла улы чыгыш ясады.

Балаларның юл-транспорт травматизмын анализлау турында. Балалар юл-транспорт травмасын булдырмау буенча алып барыла торган эш турында.
Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф буенча урынбасары - мәгариф идарәсе башлыгы Купцова Ольга Вадимовна чыгыш ясады.

2 елга кадәр машина йөртү стажы булган йөртүчеләр катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү эше турында.
Доклад белән «Радар»автомәктәбенең автодром начальнигы Ринас Әнәс улы Нургалиев чыгыш ясады.

Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 12.8, 12.26 статьяларында каралган хокук бозулар фактлары буенча суд органнары тарафыннан салынган административ штрафларны түләтү эше турында. Суд карарларын мәҗбүри эшләр рәвешендә үтәү турында.
Татарстан Республикасы буенча ФСПХ идарәсенең Чистай район бүлегенең бүлек башлыгы - өлкән суд приставы Мухамадиев Фәнис Фәрит улы чыгыш ясады

Кергән мәсьәләләрне һәм мөрәҗәгатьләрне карау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International