Кичә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов "Континентал Аутомотив Рус" һәм "Меттэм-М" компанияләре вәкилләре белән очрашты.
Ике компаниянең дә Чистай шәһәрендә урнашкан җитештерү бүлекчәләрендә автомобиль компонентлары, тахографлар җитештерелә. Ике предприятие дә үз продукциясен Россия һәм немец автомобильләре җитештерүчеләргә сата. Планда-җитештерүне арттыру һәм чит ил продукциясен сату базарын киңәйтү.