Кичә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов эш визиты белән «Чистай» ТОСЭР резиденты булган «К-Терм»компаниясендә булды.
Элеккеге «Восток» сәгать заводы мәйданчыгында «К-Терм» ҖЧҖ сәнәгать объектларында да, торак йортларда да кулланылырга мөмкин булган экономияле ягып җылыту радиаторларын җитештерде.
Белешмә өчен.
«К-Терм» ҖЧҖ 2019 елның сентябрендә ТОСЭР резиденты статусын алды. Бүгенге көндә 2 млн.сумга якын инвестицияләнгән, 6 эш урыны булдырылган. Агымдагы ел ахырына кадәр җитештерүне алга таба киңәйтү планлаштырыла.