Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлавы.

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Хөрмәтле чистайлылар!

Сезне чын күңелдән искиткеч бәйрәм-Бөтенроссия Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар хөрмәтенә билгеләп үтелә торган бу бәйрәм гаилә бәхетен, ике йөрәкнең ныклыгын һәм тугрылык символына әверелде.

Бүген мәңгелек кыйммәтләргә кайту һәр кеше тормышында гаилә идеалларының әһәмияте зур булуын күрсәтә. Һәрвакыт гаилә төрле буын, рухи, милли һәм мәдәни традицияләрне саклаучы буын булды һәм шулай булып кала да. Һәрберебез өчен бу тормышта төп таяныч. Ата-аналар һәм Балалар турында кайгырту, өлкән буын кешеләренә, туганнарга һәм якыннарына карата хөрмәт-җәмгыятебезнең үсеш нигезе.

Бу бәйрәм көнендә үз балаларын гына түгел, тәрбиягә алган балаларын да лаеклы тәрбияләгән ата-аналарга, күп балалы гаиләләргә, күп еллык гаилә стажы булган парларга, шулай ук яңа өйләнешүчеләргә һәм гаилә корырга җыенучыларга чын күңелдән рәхмәтемне җиткерәм.

Гаиләгезне саклагыз! Кадерле кешелерге һер конне мәхәббәт һем Наз сүзләрен тапшырыгыз! Ныклы гаиләләр булсын, аларда мәхәббәт һәм кайгыртучанлык атмосферасында киләчәк буын үссен.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International