Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов «Чистай пластмасса заводы " компаниясендә булды»

2020 елның 8 июле, чәршәмбе

Кичә Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов «Чистай пластмасса заводы» компаниясендә – «Чистай» индустриаль паркы территориясендә үзенең инвестицион проектын уңышлы тормышка ашыручы «Чистай пластмасса заводы»компаниясендә булды. Предприятие директоры Сергей Степанов белән очрашу кысаларында предприятиенең алга таба үсеше, шул исәптән аның сәнәгать мәйданчыгын киңәйтү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Белешмә өчен.

«Чистай пластмасса заводы» ҖЧҖ 2019 ел ахырында ТОСЭР резиденты статусын алды. Ярты ел эчендә компания дәвалау-профилактика учреждениеләрендә кулланыла торган пластмасса эшләнмәләр җитештерүне башлап җибәрде. Бүгенге көндә 20,5 млн.сум инвестицияләнгән, 20 эш урыны булдырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International