Лаеш районында «Татарстанда кыр көне – 2020» күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров гаилә терлекчелек фермалары, яңа эш башлаучы фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары өчен программалар буенча конкурсларда җиңгән фермерларга һәм кооперативларга сертификатлар тапшырды.
Чистай районы командасы җиңүче булды:
1.Бармина Наталия Александровна 45 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөтчелек юнәлешендә фермалар.
2.Станкевич Алинә Витальевна КФХ 40 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөтчелек юнәлешендә фермалар.
3.Сафиуллин Илдар Наил улы крестьян-фермер хуҗалыгы бөртекле культуралар үстерә.
4.Сабиров Илгиз Илһам улы яшелчә продукциясен үстерү һәм сату.