Чистай муниципаль районы административ комиссиясенең чираттагы утырышы узды

2020 елның 30 июне, сишәмбе

Кичә Чистай муниципаль районы башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов рәислегендә административ комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Утырышта 12 административ материал каралды. Беркетмәләрнең төп өлеше Чистай шәһәрен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен төзелгән. Шулай ук машина йөртүчеләрнең кагыйдә буенча парковкаланмаган очраклары да каралды, аерым алганда, машина йөртүчеләр машиналарны яшелләндерелгән территорияләрдә калдыралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International