2020 елның 26 июнендә Марат Җәббаров һәм Дмитрий Иванов Чистай районының агросәнәгать тармагы предприятиеләрендә булдылар.
Шулай итеп, «Чистай Агро» ҖЧҖендә терлек азыгы әзерләү тулы куәтенә бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчесе Рәфәгать Алиулов белән сөйләгәндә, умартачылар белән хезмәттәшлек мәсьәләсен күтәрде, аларның күбесе өчен бу бердәнбер хезмәт хакы, һәм мөмкин кадәр аңлау табарга кирәк, дип билгеләп үтте. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, умартачылар белән үзара хезмәттәшлек җайга салынган, ә киләсе елда, мөмкин булганча, умарта кортлары, бал алып килә торган культуралар һәм сидератлар (әйтик, фацелия) урнашкан торак пунктлар янындагы басуларны чәчү планлаштырыла.
Аннары Марат Җәббаров Чистай дәүләт сорт сынау участогы басуларында булды. "Госсорткомиссия" ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков тәҗрибә участогында 200гә якын перспективалы сорт һәм авыл хуҗалыгы культуралары гибридлары чәчелгәне турында сөйләде. Сортларның сыйфаты, шытымлылыгы, авыруларга каршы тору сәләте һ. б. өйрәнелә. Министр бөртекле культураларның һәм кукурузның төрле сортларын шәхсән үзе карап чыкты.
Эш сәфәре ахырында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «ЗМК»АҖнең Чистай филиалында булды. Предприятиенең генераль директоры Рәүф Галиев филиал көн саен җирле авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклардан 250 тоннага якын сөт эшкәртә, дип сөйләде. 174 белгеч эш белән тәэмин ителгән. Роспотребнадзор киңәшләре нигезендә комбинатта яклау чаралары көчәйтелде. Министр комбинатта башкарылган технологик модернизацияне, лабораторияләрнең эшен һәм предприятие хезмәткәрләренең эш шартларын өйрәнде.