Чистай муниципаль районында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды

2020 елның 26 июне, җомга

Бүген «Чистай» агрофирмасының терлекчелек фермасы базасында зона семинар-киңәшмәсе узды.

Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм КФХ җитәкчеләре, хуҗалыклар агрономнары, якын-тирә районнар башлыклары, Чистай, Аксубай, Алексеевск, Әлки, Лаеш, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат районнары авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре вәкилләре катнашты.

Семинарда алдынгы технологияләрне кертү юлы белән терлекчелек продукциясен җитештерүнең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре каралды. Төп игътибар терлек азыгы әзерләүгә, терлекләрне тотуга, яңа технологияләр кертүгә бирелде.

Семинарда катнашучылар өчен терлекчелектәге алдынгы казанышлар күргәзмәсе тәкъдим ителде. Авыл хуҗалыгы тармагы предприятиеләре һәм компанияләре вәкилләре үз тәҗрибәләре, яңа технологияләр һәм методлар белән уртаклаштылар.

Семинарның пленар өлешеннән соң, катнашучылар " Чистай «агрофирмасының терлекчелек фермасында эшнең ничек оештырылуы белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International