Чистай районында 11,5 мең тонна сенаж һәм 2,5 мең тоннага якын печән әзерләнгән

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Район аграрийларына 15 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар.

Чәчү кампаниясе тәмамланганнан соң аграрийлар өчен азык әзерләү дә әһәмиятле вакыт җитә.

Авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре өчен һәр җәйге көн исәптә. Басуларга чыкканчы, район хуҗалыкларының азык әзерләү техникасы җентекле тикшерү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы комиссиясе районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә терлек азыгы җыю техникасы паркын һәм азыксаклагычны карады.

Тикшерү барышында терлек азыгы җыю комбайннарының, тракторларның, салына торган массаны трамбовкалау өчен асылмалы җайланмалары булган тракторларның, азык ташу өчен арттырылган бортлы транспорт чараларының, печән чапкычларның, арбаларның, пресс-җыючыларның, автовесларның, азык саклагычларның, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктларының әзерлеге бәяләнде. Хезмәтне саклау һәм түләү шартларына аерым игътибар бирелде.

Терлек азыгы әзерләү эшләренең оештырылуына, срокларның үтәлүенә терлекчелек продуктивлылыгы бәйле булачак.

– "Әзерләү һәм саклау процессын дөрес оештыру гына терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә һәм аларның продуктив потенциалына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк", – дип билгеләп үтте авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.

Быел аграрийларга 15 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәрне җыеп аласы бар. 18 июньгә районда 7578 гектар күпьеллык үлән чаптырылган, бу планлаштырылган күләмнең 59 процентын тәшкил итә, шуның 2850 гектары – сенажга, 3515е – печән, 1213е – яшел азык һәм силоска.

Шулай итеп, район хуҗалыклары хәзерге вакытта 11500 тонна сенаж хәзерли алдылар, саклауга 2305 тонна печән салынган. Бер шартлы терлеккә 4 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнгән.

Кышка бер шартлы терлеккә 30 центнерга якын азык берәмлеге-37 980 тонна сенаж, 7 400 тонна печән, 51 700 тонна силос әзерләргә планлаштыралар.

- «Чистай Агро», «Чистай»агрофирмасы кебек хуҗалыклар терлек азыгы әзерләү буенча яхшы темплар җыйдылар. Һава шартлары уңайлы булганда, аграрийлар үләннәрнең беренче катын оптималь срокларда әзерләргә планлаштыралар", - дип ассызыклады Александр Ромадановский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International