Чистайда православие-мөселман велоузышы узды

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Йөгерештә катнашучыларга 40 километрга якын җиңел булмаган Чистай-Булдырь-Чистай маршруты буенча юл узарга туры килде.

Старт урыны символик булды - «Хәзинә» һәм «Умиление»скверлары арасында. Биредә мәчетләргә һәм православие храмнарына актив мәхәллә кешеләре җыелды. Катнашучыларны Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, Чистай районы благочинные иерей Александр Биляев, Чистай мөхтәсибәте каршындагы аксакаллар советы рәисе Фәрит Галимов сәламләде.

– Безнең республика һәрвакыт төрле милләт һәм дин вәкилләренең дустанә мөнәсәбәтләре һәм диниара татулык белән дан тотты. Безнең районда да яхшы мөнәсәбәтләр урнашты, алар барысы да тату, аңлашып яшиләр. Бу православие һәм мөселман җәмгыятьләре катнашында үткәрелә торган беренче генә чара түгел. Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга халыклар арасында дустанә элемтәләрне ныгытуга ярдәм итүче мондый велоузышны уздырганнары өчен рәхмәт белдерәсем килә, - дип билгеләп үтте Михаил Ксенофонтов. - Велоузышны үткәрү датасы очраклы гына сайланмаган. Бөек Җиңүнең 75 еллыгы елында һәм Бөек Ватан сугышы башланган көнне Тыныч күкнең нинди югалтулар бәрабәренә яулануын искә алу аеруча мөһим.

Сәламләү өлешеннән соң катнашучылар стартка ашыктылар,чөнки аларга авыр юл кирәк иде. Чараның иминлеген тәэмин итү өчен, маршрут буенча юл-патруль хезмәтен озату оештырылды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, әлеге велоузыш төрле дин вәкилләрен генә түгел, төрле яшьтәге кешеләрне дә җыйды. Алар барысы да бергә юлдагы каршылыкларны җиңеп, бер маршрут белән уздылар.

Булдырда исә мөһим датага – Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды. Кунаклар авылга буш кул белән килмәгән. Чистай епархиясе һәм Чистай мөхтәсибәте вәкилләре тыл хезмәтчәннәренә зур булмаган бүләкләр тапшырдылар. Чарада катнашучылар бер минут тынлык белән Ватанны саклаучыларны искә алдылар. Рәхмәт йөзеннән сугышта катнашучылар һәйкәленә Бөек җиңүнең 75 еллыгын символлаштыручы 75 гвоздик куелган иде.

Уртак аштан соң велоузышта катнашучылар кире шәһәргә юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International