22 июнь-1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы корбаннарына багышланган Хәтер һәм кайгы көне. Чистай «Юлдаш «өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе «Хәтер шәме»Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бүген Хәтер шәмен бөтен дөнья буйлап кабызалар. Акциядә социаль хезмәт алучылар һәм хезмәткәрләр катнашты. Тынычлык хакына үз гомерләрен биргән барлык гражданнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Хәтер һәм кайгы көне дәвамында учреждение холлында Хәтер шәме күрсәтеләчәк. Бу безгә тыныч һәм бәхетле тормыш бүләк иткән кешеләрне искә алу. Җиңү өчен рәхмәт аларга! Тынычлык өчен рәхмәт! Батырларга мәңгелек истәлек! Безнең изге бурычыбыз – җиңүгә лаек булу!