Чистайда яңа мәктәп төзелеше тәмамлана

2020 елның 19 июне, җомга

Әзерлек 87% тәшкил итә.

РҮХ микрорайонында яңа мәктәп төзелеше ахырына якынлаша. Төзелеш барышын ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясе күзәтеп тора.

Яңа мәктәп Полющенков ур., 28б.адресы буенча урнашкан. Белем бирү учреждениесе 800 урынга исәпләнгән. Мәктәпне 2020 елның августында тапшырырга планлаштыралар. Яңа уку елында учреждение укучылар өчен үз ишекләрен ачачак.

«Хәзер төзелеш урынында фасадны урнаштыру, бизәү эшләре алып барыла, якын – тирә территорияне төзекләндерү эшләре алып барыла, агачлар һәм куаклар утыртыла, кече архитектура формалары куела. Объектның әзерлеге-87%», - дип хәбәр ителә ведомство сайтында.

Проект буенча яңа мәктәптә спорт, актлар залы, ашханә, башлангыч һәм өлкән сыйныфлар өчен кабинетлар, китапханә, медпункт каралган. Якын-тирә территориядә физкультура һәм ял итү өчен зона булдырылачак.

Яңа белем бирү учреждениесен төзү «заманча мәктәп» проекты кысаларында «Мәгариф»милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Яңа мәктәп төзү – теләсә кайсы торак пункт тормышында мөһим вакыйга. Шуңа күрә шәһәрлеләрнең күбесе узган ел башланган төзелеш барышын кызыксынып күзәтәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International