Чистай муниципаль районы Иҗтимагый советының чираттагы утырышы узды

2020 елның 11 июне, пәнҗешәмбе

11 июньдә Чистай муниципаль районы Иҗтимагый советы утырышы булды, анда Чистай мөхтәсибәтенең «Әнәс» мәчете имам-хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт катнашты.

Утырышта мөхтәсибәтнең шәһәр һәм районның иҗтимагый тормышына зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. Аерым алганда, пандемия аркасында бөтен дөньяда килеп туган вәзгыятькә карамастан, Чистай мөхтәсибәте хәйрия эшчәнлеге һәм социаль проектларны тормышка ашыру белән актив шөгыльләнә, аз керемле һәм күп балалы гаиләләр, инвалидлар, тыл һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарын кайнар аш белән тәэмин итә.

Доклад белән шулай ук муниципальара социаль юнәлешле КБОларның ресурс үзәге җитәкчесе Хәсәнова Софья Мөнәвир кызы чыгыш ясады һәм социаль проектларга грант ярдәме белән бәйле эшкә активрак кушылырга чакырды.

Очрашу барлык чистайлылар файдасына Иҗтимагый советның алга таба да нәтиҗәле эше турында теләкләр белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International