Игътибар! Балалар ялы хезмәтләре күрсәтүнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча "кайнар линия" ачылды

2020 елның 10 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 5 июненнән 19 июненә кадәрге чорда балалар ялы хезмәтләренең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә һәм эшчәнлек төренә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.

Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:

- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда-8-8005554943;

-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлегендә 5-51-50 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International