Бүген Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Ивановның эшкуарлар белән онлайн-очрашуы узды.
ТР бизнес-омбудсмены үзенең кереш сүзендә билгеләп үткәнчә, аңа "кайнар линия" гә (843) 203-29-08 көн саен йөзләгән мөрәҗәгать килә.
«Безнең адреска кергән барлык үтенечләрне һәм мөрәҗәгатьләрне без анализлыйбыз, гомумиләштерәбез һәм алар нигезендә Татарстан Хөкүмәтенә эшмәкәрләрнең хәлен җиңеләйтү буенча үз тәкъдимнәрен кертәбез.
Онлайн-очрашуга Чистай районының 100гә якын эшкуары кушылды. Аларның күбесе Татарстан Республикасында эшмәкәрлеккә ярдәм итүгә кагылышлы сораулар бирделәр.