01 июнь-Халыкара балаларны яклау көне. Нәкъ менә шул көнне Күп балалы Җаббаровлар гаиләсендә көтеп алынган улы, варисы – Илдар туа.
«Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, Чистай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге ата-аналарны дүртенче сабыйлары туу белән котладылар.
Илнар Җәүдәт улы һәм Гөлүсә Ринат кызы үз никахларын 2001 елда теркәделәр. Унтугыз ел бергә тату гомер кичерәләр.Өч кыз: Арина, Аида һәм Зәринә әбиләрен бала тудыру йортыннан өйләренә көтәләр.
Яңа туган кызының әтисенә документлар һәм кечкенә генә бүләк тапшырдылар, үз балаларында тату гаиләнең гаилә кыйммәтләрен үстерү теләге белән.