Чистай районында Халыкара балаларны яклау көне билгеләп үтелә.

2020 елның 2 июне, сишәмбе

Россиядә балалар хокукларын "Россия Федерациясендә бала хокукларының төп гарантияләре турында"Федераль закон яклый. Ул баланың Россия Федерациясе Конституциясендә каралган хокукларының һәм законлы мәнфәгатьләренең төп гарантияләрен билгели.

Балачак-кеше тормышының мөһим этабы. Бу чорда кеше шәхесе формалаша, аны җәмгыятьтә тулы канлы тормышка әзерләү, әхлакый сыйфатларны үстерү.

«Демография» милли проекты кысаларында, ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында, Халыкара балаларны яклау көнендә Чистай Никахлашу сараенда Саттаровлар гаиләсен улы Сәид тууы белән котладылар. Бу гаиләдә өченче малай!

Ата - аналарга котлау һәм истәлекле бүләкләрдән тыш, сабыйларын ярату, яклау һәм саклау, улын патриотизм рухында тәрбияләү һәм гаилә кыйммәтләрен тәрбияләү турында теләкләр әйтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International