ТАССР төзелүгә 100 ел тулу уңаеннан Чистай муниципаль районы башлыгының котлавы.

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

Нәкъ йөз ел элек Татар Автоном Совет Социалистик Республикасы төзелә. Һәм менә инде бөтен дөньяда яшәүче татарлар өчен Татарстан рухи Ватанга әверелде.
Бу истәлекле дата күпмилләтле халыкның бердәмлеген, һәрберебезнең туган җиребезгә ихлас мәхәббәтен символлаштыра. Ул үз Республикасына тугрылыклы, тарих, гореф-гадәтләр өчен горурлык хис итүче барлык татарстанлыларны берләштерә.
Безнең республика тарихында төрле чорлар булды, әмма, бүгенге көндә, Татарстанның үзенең кабатланмас йөзе, нык икътисады, күпмилләтле тату халкы бар. Безнең республика үзенең югары күрсәткечләре һәм Россия һәм дөнья масштабындагы казанышлары белән хаклы рәвештә горурлана ала.
Татарстан казанышлары-ул безнең уртак хезмәтебез, туган ягыбызның чәчәк атуы хакына һәрберебезнең тырышлыгы нәтиҗәсе.
Хөрмәтле якташлар! Сезне ТАССРның гасырлык юбилее белән котлыйм. Татарстан киләчәктә дә ватандашларыбызны-татарларны берләштерү үзәге булып калсын. Безнең республика тагын да югарырак үрләргә күтәрелсен һәм яхшы уңышларга ирешсен! Бәйрәм белән!

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International