Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Чистай районында авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы карады

2020 елның 27 мае, чәршәмбе

26 майда Чистай районында терлек азыгы җыю техникасының һәм азыксаклагычларның 2020 елгы азык әзерләүгә традицион тикшерү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе районның авыл хуҗалыгы идарәсе белән берлектә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә техниканы карады.

Тикшерү барышында терлек азыгы җыю комбайннарының, тракторларның, салына торган массаны трамбовкалау өчен асылмалы җайланмалары булган тракторларның, азык ташу өчен арттырылган бортлы транспорт чараларының, печән чапкычларның, арбаларның, пресс-җыючыларның, автовесларның, азык саклагычларның, авыл хуҗалыгы техникасына техник хезмәт күрсәтү пунктларының әзерлеге бәяләнде. Хезмәтне саклау һәм түләү шартларына аерым игътибар бирелде.

Район аграрийлары июньнең беренче декадасында терлек азыгы әзерләүгә керешергә планлаштыралар. Аларга 15 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр җыясы бар.

Һава шартлары яхшы торганда, хезмәтне дөрес итеп оештырганда, район хуҗалыклары үләннәрнең беренче катын әзерләүне оптималь срокларда төгәлләргә планлаштыралар. Әзерләү һәм саклау процессын дөрес оештыру гына терлекләрне сыйфатлы азык белән тәэмин итәргә һәм аларның продуктив потенциалына ярдәм итәргә мөмкинлек бирәчәк, – дип билгеләп үтте район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Ромадановский.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International