Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарындагы территориаль бүлеге тарафыннан 2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәрге чорда балалар товарлары һәм балалар ялының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук әлеге товар категориясенә карата гамәлдәге норматив гигиена таләпләре буенча гражданнарга тематик консультация оештырылды.
Халыктан шалтыратулар кабул ителәчәк:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-8005554943 телефоны буенча тәүлек буе эшли торган режимда-8-8005554943;
-Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең Чистай, Спас, Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында территориаль бүлегендә 5-51-50 телефоны буенча: дүшәмбе-пәнҗешәмбе 09.00 дән 16.00 гә кадәр; җомга: 09.00 дән 14.45 кә кадәр, тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр.